Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

Спортның су төрләре буенча ДЧ көннәрендә Казанда тамашачыларны йөртү өчен автобус шаттлы эшләячәк

Казанда 2015 нче елгы Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә тамашачыларны ташу өчен махсус автобус шаттлы эшләячәк, ул көн саен 21 сәгатьтән 23 сәгать 30 минутка кадәр Спортның су төрләре сараеннан “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр пассажирларны йөртәчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган брифингта Башкарма комитетның Транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, “Казан-Арена” футбол стадионына һәм “Татнефть-Арена” спорт комплексына башкаланың барлык районнарыннан 15 автобус, 2 трамвай, 2 троллейбус маршруты гамәлдә булачак, хәрәкәт составын барлыгы 304 берәмлек транспорт тәшкил итәчәк. Игенчеләр сарае районында Казансу елгасы яры буенча 5 автобус маршруты гамәлдә булачак.

Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның транспорт предприятиеләре көчәйтелгән эш режимына әзер. “Чемпионатка әзерлек кысаларында, транспорт предприятиеләре Транспорт буенча комитет белән берлектә, хәрәкәт составын тиешле санитар-техник халәткә китерү буенча җитди эш башкарды – 77 транспортта чатнаган пыяла алмаштырылган, 42 берәмлекнең кузовы буялган, 27 сендә бампер ремонтланган, 12 сендә кузов эшләре башкарылган. Транспорт белән идарә итүчеләр, кондукторлар – барлыгы 3 меңнән артык кеше террорчылыкка каршы һәм пассажирларны ташу буенча кирәкле инструктаж үтте. Транспорт йөртүчеләргә 900, кондукторларга 500 комплект яңа форма тегелде”, - дип сөйләде комитет рәисе.

Чемпионатны үткәрү көннәрендә шәһәр транспорты махсус график нигезендә хезмәт күрсәтәчәк. Чаралар соң (23 сәгатьтән соң) тәмамланган очракта, метрополитен һәм спорт объектлары аша уза торган шәһәр маршрутлары ның эш режимы озайтылачак. 54 һәм 75 нче автобус маршрутларының эш схемасына төзәтмәләр кертелә – алар өчен “Спортның су төрләре сарае” тукталышы өстәлә. Әлеге ике маршрутта 19ар хәрәкәт составы берәмлеге булып, 6-7 минут хәрәкәт интервалы белән йөриячәк. Биредә, шулай ук, 74, 74 А автобуслары да туктаячак. Айдар Габделхаков әйтүенчә, ихтыяҗ була калса, бу схема чемпионаттан соң да сакланачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20