Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2015

Спортның судагы төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына Казан II халыкара велотөн үткәрә

Спортның судагы төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына Казан II халыкара велотөн үткәрәКазанда II халыкара велотөн үткәрелә. Шуның өчен язның соңгы шимбәсе билгеләнгән: ул 30 майга туры килә. Гомумән, велотөн уздыруны традицион итеп кенә калмыйча, аны язның соңгы шимбәсенә “беркетү” күздә тотыла.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашып, шул хакта белдерде. Спортның судагы төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты алдыннан Казанда II халыкара велотөнне су тематикасы буенча үткәрү планлаштырыла, диде ул.

Велотөн “Гаҗәеп Казан” маршруты буенча үткәрү ниятләнә:ул шәһәр парклары, скверлары, яр буе территорияләре буйлап уза. Шундый исемдәге веломаршрут РФ Мәдәният министрлыгыуздырган конкурста җиңү яулаган. Киңәшмәдә бу хакта комитет башлыгы билгеләп үтте.

Искәртеп үтәбез: былтыр 31 май төнендә Казанда беренче тапкыр үткәрелгән “Йолдызлы велотөн” проекты Төркия, Италия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль һәм Татарстан районнарыннан велосипедта 2,7 мең кешене бергә җыйган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20