Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Студия кунагы - Мөселман модасы студиясе җитәкчесе

Дүшәмбе, 24 нче апрельдә, “Вечерняя игра” үз студиясенә танылган модельер һәм мөселман киемнәре дизайнеры Ләйсән Хаҗиеваны кызыклы әңгәмәгә чакыра.

Казанда гына түгел, ә бөтен Рәсәй киңлегендә танылган Ләйсән Хаҗиеваның Мөселман модасы студиясенә мөрәҗәгать итүчеләр бихисап күп. Монда, мисал өчен, яулык бәйләү серләрен генә түгел, ә аны бизәү ысулларын да өйрәтәләр. Ләйсән Хаҗиева студиясендә мөселман туй күлмәкләре генә түгел, шулай ук бизәү өчен махсус күз явын алырлык тукымадан тегелгән чәчәкләр дә, ир-атлар өчен жилетлар да тегәләр икән. Монда яулыкка чигү үрнәкләрен төшерү эшен дә күзәтергә була. Ә иң мөһиме, алар барысы да татар халык үрнәкләренә, бизәкләренә нигезләнеп чигелә һәм тегелә. 2009 нчы елда үткәрелгән «Islamic-clothes» Халыкара мөселман модасы конкурсында өченче урынны яулый. Бу уңыштан соң студиянең туй коллекциясен Иран һәм Сирия дәүләтләреннән килгән кызыксынучылар сатып алалар.

Кызыклы әңгәмәдәш белән “Вечерняя игра” тапшыруын дүшәмбе кичендә 22:10 сәгатьтә карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций