Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Табигый ресурслар министрлыгы: "Россия авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бере бик начар хәлдә"

Россия авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән бере критик хәлдә, аларга сазлану, эрозия, су басу һәм чүлгә әйләнү яный. Россия Табигый ресурслар министрлыгы әйләнә-тирәнең торышы һәм аны саклау турындагы дәүләт докладында шундый мәгълүматлар китергән. Бу хакта Известия яза. Ведомство мәгълүматлары буенча, вәзгыятьне кискенләткән факторлар — төзелеш эшләре, калдыкларны урнаштыру, казылмалар табу эшчәнлеге.

Вәзгыятьне яхшырту өчен Табигый ресурслар министрлыгы илдә 1990 елларга кадәр гамәлдә булган җир хезмәтен торгызырга тәкъдим итә. Ул агроэкологик мониторинг, җир кадастрын алып бару, яңа нормативлар эшләү белән шөгыльләнер иде, ди белгечләр.

Барлыгы илебездә 400 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 200 млн гектары — аеруча кыйммәтле кишәрлекләр: сөрүлекләр, көтү чыгу, печән үстерү, виноград үстерү җирләре.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха