Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2017

Тальянлы халык җырчысы иртән концерт куя

Шимбә иртәсендә тамашачыларны гармун уйнатырга Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов чакыра. Җырчының «Әйдә, дустым, уйнат гармуныңны» концерты телевизор караучыларны «ТНВ-Планета» телеканалында иртәнге 6:00 сәгатьтә зәңгәр экраннар каршына чакырып кала.

Җырчы Фән Вәлиәхмәтовны Татарстан һәм Башкортстан халкы яратып тыңлый. Ике күрше республиканың халык артисты булып танылу моны кабаттан дәлилли. Җырчы үзенең чыгышларында тальян гармуныннан башка чыкмый. Үзенең бер интервьюсында ул бу уен коралын сакларга һәм югалтмаска кирәклеге хакында белдергән. Татар милләте өчен аеруча якын тальян гармуны аның үзенә генә хас милли моңнарын яңгыратуда алыштырмаслык моң чыганагы санала. 2014 нче елда Фән Вәлиәхмәтов татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм борынгы, югалып барган, шулай ук Бөек Ватан сугышы чоры җырларын тергезүгә керткән өлеше өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кыла. Башкортстанда исә җырчыга багышлап татар җырын башкаручылар бәйгесе уздырыла.

Тальян гармун моңына хозурланырга теләсәгез, шимбә иртәсендә Фән Вәлиәхмәтов концертын «ТНВ-Планета» телеканалында карарга онытмагыз. Концерт 29 нчы июль 6:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха