Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
08.11.2017

Тарихчы һәм язучы “Ком сәгате” кунагы була

Киләсе якшәмбе «Ком сәгате» тапшыруында татар язучысы һәм билгеле тарихчы Вахит Имамов катнаша.

Вахит Имамов — «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1954 нче елның 18 нче мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 нче елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 нче елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 нче елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 нче елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам итә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 нче елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазыйфаларын башкара. 1990 нчы елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 нче елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 нче елның языннан 2016 нчы елга кадәр, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.

2005 нче елда Вахит Имамов Чаллыда чыга торган «Мәйдан» журналында баш мөхәррир вазыйфаларын башкара.

2014 нче елда «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

Тапшыруны якшәмбе, 12 нче ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 15:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха