Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Татар әдәбиятына игътибар җитәрлекме?

Сорауга җавапны сишәмбе кичендә «Таяну ноктасы» һәм ток-шоу кунаклары эзләп карый.

Татар әдәбияты — татар телендә яки татар авторлары тарафыннан язылган әдәбият. Бүгенге татарларның борынгы бабалары һуннар, скифлар һәм Бөек Болгар чорларында яшәгән болгарлар, IX-XII гасырларда Кытай төньягы җирләрендә яшәгән татарлар икәне исбатланган булса, боларның тамырлары хуннуларга тоташу-тоташмау тарихчылар арасында әлегә бәхәс мәсьәләсе. Шул чорлардан сакланган язу материалы бик чикле, алар күбесенчә археологлар тапкан ташлардагы язулар белән аңлатыла.

Татар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләгә ток-шоуда үз фикерләрен түбәндәге студия кунаклары җиткерә: Хатыйп Миңнегулов — филология фәннәре докторы һәм КФУ профессоры, Әлфәт Закирҗанов — филология фәннәре кандидаты һәм Фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре, Ләбиб Лерон — язучы һәм сатирик, Луара Шакирҗан — Татарстанның халык артисты.

Мәсьәләгә кагылышлы күпчелек сорауларга җавапны сишәмбе, 14 нче ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында 19:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы хитлары КОС История