Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Татар хоккейчысы Америкада уйнап, кабат Түбән Камага кайтты

Хоккейчы Дамир Шәрипҗанов киләсе сезонда аренда хокукларында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы данын яклаячак. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

21 яшьлек сакчы «Нефтехимик» хоккей мәктәбендә тәрбияләнеп, 2015 елда Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Лос-Анджелес Кингз» командасы белән 3 еллык килешү төзегән иде. Әмма татар егетенең океан артындагы карьерасы бик үк уңышлы булмады — ул «Лос-Анджелес Кингз» өчен бер матчта да бозга чыкмады. Башлыча яшьләрнең Онтарио хоккей лигасы (OHL) һәм Америка хоккей лигасындагы (AHL) чыгыш ясаучы командалар өчен уйнады.

Сүз уңаеннан, 2016 елда ул Россия яшьләр җыелмасы составында дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин