Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2017

Татар опера җырчысы кичке уен кагыйдәләре белән таныша

Сишәмбе кичендә, 23 нче май, «Вечерняя игра» тапшыруында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов кунак була.

Җырчы сәхнә әсәрләрен баритон тавыш белән башкара һәм, Казан театрында чыгыш ясау белән бергә, Санкт-Петербург шәһәрендә җырлау классын күтәрү буенча сабак алган елларында Мария театры каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты буларак та чыгыш ясый.

Музыкант Актанышта дөньяга килә, соңрак музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы) тәмамлый. Җырчы 2004 нче елдан заманча татар Alqanat рок төркемендә көйләр яза, вокал һәм акустик гитара партияләрен башкара. «Emergenza» фестивалендә уңышлы чыгыш ясый. Музыкант турында тулырак мәгълүматны тапшыруны карагач белерсез.

Татар опера җырчысы белән кызыклы «Вечерняя игра» тапшыруын 23 нче май 22:10 сәгатьтә карагыз. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера