Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2017

Татар тарихын кәгазьгә салган язучы белән очрашу

Якшәмбе «Йөрәктән — йөрәккә» тарихи циклының чираттагы чыгарылышы күренекле татар язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллинның зур эшчәнлегенә багышлана. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясенең татар прозасына алып килгән яңалыгы аны чын мәгънәсендә халык язучысы итеп таныта.

Мөсәгыйт Хәбибуллин татар укучысынга тарихи темаларга, милләт язмышы һәм әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы буларак яхшы таныш. Ул — Татарстанның һәм Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәй Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Рәсәй Язучылар берлегенең әдәби бүләге һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе.

Күренекле язучы «Кубрат хан» романы өчен 2003 нче елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табыла. 2008 нче елда аңа Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм тирән эчтәлекле, сюжетлары көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып тора. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлар белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары һәм легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса. Мөсәгыйт Хәбибуллин 1970 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

Якшәмбе, 17 нче декабрь, «Йөрәктән — йөрәккә» тарихи циклының Мөсәгыйт Хәбибуллин эшчәнлеген яктырткан чыгарылышын 14:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин