Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кырым белгечләре стажировка уза

2016 елның октябрендә Кырым икътисады өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Татарстан һәм Кырым республикалары уртак проектының икенче этабы башланган иде. Укулар В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетында оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә югары уку йортында 50 кеше укый, болар — республика һәм муниципаль хакимиятнең төрле органнары белгечләре, шулай ук Кырым министрлыклары һәм ведомстволарының кадрлар резервына кертелгән гражданнар. Уку графигы буенча 2017 елның июнендә студентлар өчен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында практика узу каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да 5 кеше стажировка уза.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин