Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Татарстан башкаласында кышны озату бәйрәме уздырылды


 
  Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда "Май чабу"/"Широкая Масленица" гомумшәһәр бәйрәме уздырылды. Рәсми рәвештә сәгать 12дә башланган бәйрәмдә ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарә башлыгы Данил Мостафин, Казан каласы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Наталья Гречанникова, ТР халыклары дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская катнашты.

Әйтергә кирәк, бәйрәмне ачу тантанасы көн уртасында булуга карамастан, скверда интерактив мәйданчыклар инде иртәдән үк эшләде. Бирегә килүчеләр төрле нигъмәт белән сыйлана алды, клоуннар, җәнлекләр киемендәге аниматорлар балаларның күңелен ачты. Бәйрәм кунаклары шулай ук аркан тартышуда, төрле көрәшләрдә катнаша алды. Сәхнәдә исә халык ансамбльләре, аерым җырчылар төрле телләрдә җырлар башкарды. Соңыннан алар сәхнәдән халык арасына төшеп, әйлән-бәйлән оештырып, шәһәрлеләргә кызыклы конкурслар тәкъдим итте.

Шуны да билгеләп үтик: Май чабу бәйрәменең бу юлыгысы беленсез үткәрелде дияргә була - нибары бер урында белен пешерелеп, сәгать 2 нче яртыларга лавка ябылып та куйды.

Бүгенге бәйрәм чарасы традицион карачкы яндыру, файер-шоу, әйлән-бәйләннәр белән тәмам булды.

Кыш озату бәйрәме Казанда иртәгә дәвам иттереләчәк. Идел буе районы кешеләре Май чабуны сәгать 11дә Сыртланова урамындагы балалар паркында, Киров районыныкылар Аккош күле урман-парк зонасында, Авиатөзелеш районында яшәүчеләр сәгать көндезге 2дә Борисоглебское бистәсендә билгеләп үтә ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20