Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2015

Татарстан чаңгычылары дөнья чемпионатында чыгыш ясый

Бүгенге узышта Россия данын Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та яклый. Күптән түгел генә Универсиада чемпионы булып танылган студент егет 33 нче булып старт ала. Аннан тыш Россия җыелмасы составына танылган чаңгычылар — Сергей Устюгов, Александр Легков һәм Евгений Белов та кергән.

Иртәгә, 26 февральдә, хатын-кыз чаңгычылар арасында эстафета (4х5 чакрым) узышлары үтә. Россия командасы составына Татарстаннан ике чаңгычы — Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова кергән. Анастасия Доценко беренче этапта чыгыш ясый, аннан эстафетаны Алевтина Таныгина кабул итеп ала. Наталья Жукова — өченче , ә Юлия Чекалева соңгы этапта узыша.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20