Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

Татарстан эшкуарлар хокукларын яклау буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән

Татарстан эшкуарлар хокукларын яклау буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән Стратегик инициативалар агентлыгы төзегән рейтинг нәтиҗәсендә, Татарстан эшкуарлар хокукларын яклау буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән. Рейтингны билгелүнең төп билге-бәяләмәсе - төбәктә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил эшенең нәтиҗәлелеге. Республика бизнес вәкилләре бизнес-омбудсмен эшенең сыйфатын югары бәяләгән.

Рейтингы төзегән вакытта тикшеренүчеләр эшкуарларның төбәктә бизнес-омбудсмены булу турындагы хәбәрдарлык дәрәҗәсен һәм аның эш сыйфатына игътибар иткән. Экспертлар исемлекләрдән очраклы эшмәкәрләрне сайлап алган һәм бизнес-омбудсмен  һәм аңа мөрәҗәгать бирү тәртибе турындагы мәгълүматны, шулай ук аның эш нәтиҗәлелеген бәяләүләрен  сораган.

Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил институты традиция буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә: икенче ел рәттән Тимур Ногманов Россиянең иң яхшы бизнес-омбудсменнары бишлегенә керә. Вәкил аппараты оештырган "Бизнес һәм хакимият": ачыктан-ачык сөйләшү" проекты Россиядә бизнес-омбудсменнар арасында иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе дип табылган. РФ Президенты карамагындагы эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Борис Титов аны башка төбәкләргә дә үзләштерергә тәкъдим иткән.

"Эшкуарларның безнең эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләүләре аеруча мөһим. Мин, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил, даими рәвештә бизнес-бергәлекләр белән элемтәдә торам, көн саен актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар хакында мәгълүмат алам. Минем бурыч - Татарстанда эшмәкәрләр һәм хакимият арасында нәтиҗәле диалог төзү. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты шуның өчен эшли, күптән түгел Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Татарстан Республикасы Президенты карамагында Эшмәкәрлек советы оештырылды. Эшмәкәрлекне үстерү буенча комплекслы системалы эш кирәк дип саныйм", - дип шәрехләгән ТР Президенты кармагындагы эшкуарлар  хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Ногманов.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20