Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Татарстан һәм Төркия табиблары Казанда балалар тернәкләндерү үзәге оештыру турында килешү имзалады

Республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җитәкчелегендәге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре заманча медицина технологияләре һәм дәвалау ысуллары өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту максатыннан Төркия Республикасында булып кайтты, дип хәбәр итә тармак министрлыгы матбугат хезмәте.
Истанбул сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе профессор Селам Албайрак белән очрашу булды. Татарстан сәламәтлек саклау системасы Төркия хемәттәшләрендә кызыксыну уятты. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан табиблары Төркиянең әйдәп баручы дәвалау учреждениеләрендә булдылар.
«Мемориал-Шишли» клиникасы җитәкчеләре Татарстанның дәвалау учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерү һәм ныклы элемтәдә тору белән кызыксынуларын белдерделәр. Катлаулы диагностика очракларында телеконсультацияләр һәм бергә консилиумнар үткәрү ниятләнә. Төркия белән Татарстанның әйдәп баручы клиникалары белгечләре өчен стажировкалар уздыру планлаштырыла. 
Шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында Казанда, Балалар республика клиник хастаханәсе базасы үзәгендә балалар тернәкләндерү үзәге оештыру турында килешү имзаланды.
Килешү кысаларында Татарстан белән ИФО балалары өчен тернәкләндерү өлкәсен үстерү максатыннан өйрәтүче уртак проектлар һәм белгечләр әзерләү каралган. Үзәктә Россиядә һәм чит илдә кулланыла торган яңа тернәкләндерү технологияләрен тәкъдим итү планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20