Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

Татарстан «Мастер» Кама индустриаль паркы үсешенә 60 млн сумга якын акча алачак

РФ Хөкүмәте төбәкләргә индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасын булдыру чыгымнарын каплау өчен гомуми күләме 4,2 млрд сумлык субсидия бүлеп бирде. Шул исәптән Татарстанга 2016 елда «Мастер» Кама индустриаль паркының инфраструктурасын булдыруга 58,94 млн сум бүлеп бирелгән.

2016 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Федерациянең 47 субъектында индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары эшли һәм булдырыла, диелә РФ Хөкүмәтенең бүгенге карарында.

Шул документ буенча индустриаль парклар һәм технопарклар булдыру буенча 15 проект исемлеге расланды һәм 2016 елда Федерация субъектларына индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасын булдыруга 4,2 млрд сум күләмендә субсидияләр билгеләнде.

“4,2 млрд сум күләмендәге субсидия 2016 елда индустриаль парклар һәм технопарклар территориясендә эшләүче предприятие-резидентлардан федераль бюджетка түләнгән салымнар исәбенә бирелә”, - диелгән документка аңлатма текстында.

Проектлар буенча дәүләт ярдәме 2020 елга кадәр 8 мең 300 га инфраструктур территория булдырырга һәм сәнәгать предприятие-резидентларының 50 меңнән артык хезмәткәренең мәшгульлеген тәэмин итү һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетка 67 млрд сумнан артык керем кертү көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20