Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Үзбәкстандагы сәфәре дәвам итә

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасында гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Владимир Тюрденев белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда  ислам үсеше мәсьәләләрендә ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәге турында сөйләшенде. Шулай ук дини мәгарифне камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Моннан тыш, мөфти Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллегендә дә булды һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиле Рамил Шакиров белән очрашты. 

Эшлекле сәфәр кысаларында Россия кунакларының Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дини эшләр буенча комитет рәисе Артурбәк Юсупов белән очрашуы да көтелә. Кунаклар шулай ук Ташкент, Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләрендәге истәлекле урыннар: "Мир-араб" мәдрәсәсе, Имам әл-Бохари мавзолее, Сәмәркандның изге мөселман урыннары белән танышачак, Үзбәкстан Президенты И.Кәримов каберен зыярат итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: кичә, 24 июльдә, Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәренә килде.Делегация составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Рәфыйк Мөхәмәтшин, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм Чуваш Республикасы мөфтие, «Россия мөселманнарының рухи җыены» җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ислам бизнесы буенча халыкара ассоциация президенты Марат Кабаев та бар.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»