Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үткәрү көне үзгәрде

Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үткәрү көне үзгәрде ТР депутатлары һәм җәмәгатьчелегенең хәзерге заман Татарстан тарихында парламентаризм аякка басуының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 5 июньдә түгел, ә 30 майда уздырыла. Бу хактагы карар проекты бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында хупланды. Утырышны ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәмммәтшин үткәрде.

Көн кадагына куелган 2 төп мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында үткәреләчәк. Анда 700ләп кеше, шул исәптән 450ләп Татарстан Югары Советының 12нче чакырылышы һәм ТР Дәүләт Советының барлык 5 чакырылышы депутатлары чакырулы. Җыелышта ТРның югары җитәкчелеге, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы субъектлары, шулай ук чит ил парламентлары вәкилләре һ.б.ның катнашуы көтелә.

Юрий Камалтынов билгеләп узганча, бәйрәмгә Татарстан парламентының 25 еллык тарихына багышланган видеофильм әзерләнгән. Хәзерге вакытта күргәзмә экспозициясе һәм сувенирлар эшләнә.

“Тантаналы җыелышны үткәрү көнен 5 июньнән 30 майга күчерүнең объектив сәбәпләре бар. Бу, аерым алганда, 29 май көнне Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышы уздырылу белән бәйле. Анда катнашучылар шулай ук бәйрәм чарасына чакырылып, үзләренең килүләре турында хәбәр итте инде”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышны туры теле- һәм радиоэфирда трансляцияләү күздә тотыла. Утырышта әлеге карар проекты да хупланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин трансляциянең кирәклеген ассызыклап, аның дәвамлыгы 1,5 сәгать, күп дигәндә, 2 сәгать булыр, диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20