Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.01.2015

Татарстан Президенты Давоста “Россия перспективалары” сессиясендә катнашты

Бүген Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумның Россиянең үсеш перспективаларына багышланган сессиясендә катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
2015 елда Россия перспективалары турында фикер алышуда РФ Вице-премьеры Игорь Шувалов, ВТБ банкы идарәсе рәисе Андрей Костин, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Алексей Кудрин катнашты. Дискуссиядә катнашучылар, Россиянең макроикътисади басымны ничек кабул итүе, ил җитәкчелеге бүгенге икътисади хәлләрдә ничек эш итүе, шулай ук көнбатыш санкцияләре йогынтысы буенча фикер алыштылар.
Игорь Шувалов сүзләренә караганда, Россия өчен санкцияләр күңелле хәл түгел, әмма ил җитәкчелеге бу хәлдән файдаланып калырга планлаштыра. Ул шулай ук игътибарны Россиянең күпмилләтле булуына юнәлтте һәм Татарстанны төрле дин һәм милләт вәкилләренең дус-тату яшәү үрнәге итеп белдерде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында Россия Саклык Банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20