Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2016

Татарстан Президенты I квартал нәтиҗәләренең республика икътисады өчен начар булмавын әйтте

 2016 елның I кварталы нәтиҗәләре Татарстан икътисады өчен начар түгел. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта ТР финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә агымдагы елның I квартылында республиканың бергә тупланган, ягъни консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләренә, шулай ук профильле ведомстволарның 2016 елга бурычларына багышланган киңәшмәне ачканда белдерде. 

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, I кварталда Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме узган елның шул чорына карата 101,9 процент тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү күләме - 102,1 процент, төзелеш күләме - 104,2 процент. Берәмләп сатылган товар әйләнеше күләме 1,4 процентка кимегән.

"Безнең икътисадка йогынты ясаган факторлар бар. Әлбәттә, шушы ел башындагы нефть бәясе белән бәйле. Менә әлегә, тфү-тфү, нефть бәясе арта бара", - дип уены-чыны белән билгеләп үтте Татарстан Президенты.

("Татар-нформ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20