Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.08.2017

Татарстан Президенты Kazan Live халыкара фестиваленең Казан Кремле чикләрен узуын хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Live халыкара фестиваленең Казан Кремле чикләрен узуын хуплады. Бу хакта бүген республика мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

«Республика Президентының фестивальнең Казан Кремле мәйданыннан чыгу идеясен хуплавы күңелле, билгеле. Бу заманча трендны аңлата», — дип җиткерде Эльвира Камалова. Аның сүзләренчә, фестивальнең яңа сәхнәсе Игенчеләр сарае мәйданында булачак.

«Әлеге мәйдан күп кеше җыя. 30 август чаралары өчен әйбәт булачак. Быел Россия халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры шулай ук үзләренең „Казан көзе“ фестивален әлеге мәйданда күрсәтәчәк», — дип шәрехләде министрның беренче урынбасары.

Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов, үз чиратында, фестивальнең музыка яратучыларга гына түгел, ә тулаем мәдәниятнең заманча юнәлешләренә хөрмәтле кешеләргә дә ошарга мөмкин булуын җиткерде. Бирегә дуслар, шулай ук гаилә белән дә килеп, күңелгә ял алып була, дип өстәде ул.

Быел күп кенә чаралар Visit Tatarstan бренды белән үтә, шул исәптән Kazan Live фестивале дә. Әбдрәшитов үз чыгышында туризмны үстерүдә фестивальнең әһәмияте зурлыгын җиткерде. Аның фикеренчә, әлеге чара шәһәр халкын гына түгел, кунакларны да кызыксындыра.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!