Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2016

Татарстан Президенты Ригада Азатлык монументына чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Ригада Азатлык монументына чәчәкләр китерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азатлык һәйкәле – Ригадагы иң әһәмиятле монументларның берсе. Аны скульптор Карлис Зале һәм архитектор Эрнест Шталберг иҗат иткән. Ул халыктан җыелган хәйрия акчасына 1935 елда ачылган һәм Латвиянең азатлык һәм бәйсезлек символы булып тора. Аны төзегәндә гранит, бакыр, бетон, травертин кулланганнар. Нигезе турысында Латвия тарихының төрле битләрен чагылдырган 13 скульптура һәм барельеф урнашкан, “Tevzemei un Brivibai” дип уеп язылганы “Ватан һәм Азатлык” дигәнне аңлата.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20