Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсына йомгак ясалды

 Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әйтергә кирәк, әлеге бәйге ТР Инвестицион-венчур фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты илдә талантлыларны кузгату, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын пропагандалау, инновацион эшчәнлеккә этәргеч бирү, Татарстанның фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә Россия төбәкләре, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын куллануга теләктәшлек итүдән гыйбарәт. “Перспектива”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Инновацияләргә старт”, “Наноимпульс”, “Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары”, “Елның иң яхшы ачышы”, “Социаль әһәмияткә ия инновацияләр”, “Яшьләр инновацион проекты” номинацияләре буенча заявкалар агымдагы елның 15 нче октябренә кадәр кабул ителгән. Җиңүчеләр 25 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр премияләр алачак.

“Иң яхшы инновацион идея авторларын бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Унбер ел эчендә бу конкурс республикадагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әйләнде. Аңа ихтыяҗ елдан-ел үсә бара, катнашучылар саны артуы - шуның дәлиле. Димәк, без дөрес юнәлештә”, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин тантанада катнашучыларга. Ул быел конкурска рекорд санда заявка килеп ирешүен, барлыгы 2273 заявка кабул ителүен әйтте. Чагыштыру өчен: былтыр бәйгегә 1612 заявка тапшырылган, 172се җиңүгә лаек булган. А.Песошин 11 ел эчендә барлыгы 13 мең 700дән артык кеше катнашуын, аларның 1453е лауреат булуын шәрехләп узды. “Кайбер идеяләр практикада кулланыла, шул рәвешле, алар илнең икътисадына гына түгел, авторларына да файда китерә”, - дип, ул берничә проектка тукталды.

Беренче вице-премьер конкурста катнашучыларның географиясе киңәюенә дә игътибарны юнәлтеп, ул: “Бу бәйге Татарстан шәһәр һәм районнарын гына колачлап калмый, республика вәкилләре эзеннән илнең башка төбәкләре дә калышмый”, - дип белдерде. Сүз уңаеннан билгеләп үтик: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Ижевск, Төмән, Чабаксардан фәнни эзләнү проектлары жюри хөкеменә тапшырылган иде.

“Конкурсның өстенлекле якларының берсе вузлар, бизнес-структуралар, иҗтимагый оешмалар, процесс барышында туган кече предприятиеләр арасында конструктив элемтәләр төзелүдә. Проект командалары коллективы елдан-ел яшәрә бара. Яшьләрнең фәнни эзләнүләр нигезендә уңышлы карьера төзүгә ышанычы сөендерә. Татарстан инновацион проектлары белән көчле”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Традиция буенча, бүләкләү тантанасы “Перспектива” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләүдән башланды. Сәхнәгә гомуми белем, урта махсус һәм югары белем бирү оешмаларында укучылар чакырылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиңүчеләрне тәбрикләп, идеяләренең конкрет проектларга, технологияләргә җан өрүен теләде. “Алар безнең ил үсеше бәрабәренә гамәлгә ашырылачак. Бүгенге четерекле шартларда үз көчегез белән нәтиҗәле проектларны гамәлгә ашыруыгыз мөһим”, - дип, ул “Социаль әһәмияткә ия проект” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

“Инновацияләргә старт” номинациясендә җиңүчеләрне котларга чыккан Альберт Кәримов иң яхшы дип табылган идеяләрнең киләчәктә республика предприятиеләрендә кулланылыш табуын теләде.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләрне ТР Инвестицион-венчур фонды партнерлары һәм чакырылган кунаклар кулларыннан кабул итеп алды.

ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов тантана алдыннан журналистларга ассызыклаганча, узган елдагы кебек үк, идеяләргә хөкемдарлык итү ТР Фәннәр академиясенә ышанып тапшырылган. “Заявкалар традицион төп тармаклар буенча тапшырылды, - дип, ул идеяләрнең күптөрлелеген билгеләп узды. Ул, элеккеге кебек үк, конкурсның максаты яшьләрнең игътибарын фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү булуын ассызыклады. - Соңгы өч елның үзенчәлеге шунда: әгәр проект глобаль рәвештә җәелдерү мөмкинлегенә ия түгел икән, ул, гомумән, номинант була алмый. Димәк, җиңүче проектларның һәркайсы глобаль проект була ала дигән сүз", - дип ачыклык кертте Айнур Айделдинов.

Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда җиңүгә ирешкән 181 номинантка грант тапшырыла, шуларның 150се – физик затлар, “Идея-1000” программасы буенча 31 номинант – эшчәнлеге башлангыч стадиядә булган инновацион компанияләр. Грантларның гомуми суммасы 72 млн сум тәшкил итә.

“Шуны истә тотарга кирәк: болар идея генә, проект түгел. Җиңүчеләр 25 мең яки 50 мең сум күләмендәге грантларга ия була һәм фәнни дөньяда танылу ала. Бу танылу яңа проектлар тормышында тәүге адым була ала”, - дип, Айнур Айделдинов аларның идеяләре алга таба яңа проектларга сулыш өрәчәгенә ишарәләде. Ул конкурста мәктәп укучыларыннан, студентлардан башлап, өлкән фәнни хезмәткәрләргә кадәр катнаша алуын искәртте.

Айнур Айделдинов билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләре арасында, былтыргы кебек үк, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты, Казан федераль университеты, Аграр университет активлык күрсәткән. “Уку йортларының һәркайсы 200-300дән артык заявка тапшырды. Республиканың әйдәп баручы предприятиеләре алардан беразга калыша”, - диде ул.

Быелгы кайбер кызыклы проектларга тукталсак, “Favorite Sport – спорт интернет-платформасы” игътибарга лаек. Аның максаты – спорт порталы өчен программа эшләү. Әлеге интернет-платформа бөтен ил буенча иң популяр массакүләм спорт төрләре буенча һәвәскәрләр, ярымпрофессиональ, корпоратив спорт чаралары оештырырга мөмкинлек бирә. Платформа ярышларны оештыручыларга чыгымнарны киметү өчен уңайлы корал булачак, ә катнашучыларга спорт вакыйгалары турында һәрвакыт хәбәрдар булып, яңалыклар, хисаплар, статистика белән оператив рәвештә танышып бару мөмкинлеген бирәчәк. Әлеге проект – 2014 нче елда "Идея-1000” программасы җиңүчесе. Былтыргы программа җиңүчеләре арасында бина һәм корылмаларны тышлау өчен нәтиҗәлелеге югары булган цемент-җепсел композицион материал эшләү, төрле диаметрдагы корыч торбалар эшләп өйрәнү кебек проектларны билгеләп узарга була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20