Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Татарстан талантларны тартып торучы төбәк булсын өчен, без яшьләр белән эшне көчәйтәбез - Р.Миңнеханов

 Бүген Казанда БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучы делегацияләр җитәкчеләре белән багланышлар турында Меморандум имзаланды. Имзалау тантанасы БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучыларның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында Казан Кремлендә узды.

БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммиты Казанда 2015 елның 4-7 июль көннәрендә үткәрелә. Саммитта биш ил вәкилләре катнаша – Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитын уздыру урыны буларак Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанда яшьләр хәрәкәтләрен ныгыту, гомумән, яшьләр белән эш алып бару өлкәсендә ниләр башкарылганы турында кысакача хәбәр итте. Без яшьләр белән актив эш алып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген яшьләр бик инициатив, ләкин аңа еш кына тәҗрибә җитми, һәм хакимият бурычы – бу өлкәдә аларга ярдәм итү.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, БРИКС илләрендә 1 млрд. яшь кеше исәпләнә. Безнең бурыч – халыкара хезмәттәшлеккә, тәҗрибә һәм белем алышынуга төп юнәлешләрне билгеләү, диде ул.

Татарстан талантларны тартып торучы төбәк булсын өчен, без яшьләр белән эшне көчәйтәбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул республикада кабул ителгән талантлар белән идарә итү программасы, 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегияе, аның буенча яшьләр белән эш алып бару – төп бурычларның берсе, “Алгарыш” кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы һәм башка Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Вузлар һәм фәнни-тикшеренү интситутларына, республикада булдырылган “Иннополис” ИТ-университетына аерым игътибар итте.

Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов очрашу барышында белдергәнчә, БРИКС яшьләр саммитында катнашучылар “Иннополис” университетына баралар һәм аның эшчәнлеге белән танышачаклар. Ул шулай ук Мәскәүдә ноябрь аенда БРИКС университетлар саммиты узуы турында хәбәр итте. Россия БРИКСта рәислеге кысаларында биш эре илнең багланышларында “яшьләр үлчәнеше”нә старт бирелде, диде ул.

Бразилия яшьләр эшләре буенча милли секретарь Габриэль Медина де Толедо, үз чиратында, билгеләп узганча, гаделлек һәм тигезлек шартларында алга таба үсешне тәэмин итү өчен, бүген яңа чынбарлыклы яңа дөнья формалаша. Ул шулай ук Мәскәүдә һәм Казанда аларны никадәр җылы һәм кунакчыл каршы алу турында да искәртте.

Очрашу ахырында багланышлар турында Меморандум имзаланды. Документка имзаларын Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бразилия яшьләр эшләре буенча милли секретарь Габриэль Медина де Толедо Һиндстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының яшьләр эшләре буенча Департаменты җитәкчесе Шри Раджеев Гупта, Бөтенкытай Яшьләр федерациясе вице-президенты Джоу Чангкуй һәм КАР Президент администрацияненең милли мониторинг һәм планлаштыруны бәяләү министры урынбасары Манамела Бути куйдылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20