Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

Татарстан таможнясы аша тышкы товар әйләнеше кимегән

 Татарстанның таможня хезмәте Идел буе төбәкләренең таможня хезмәтләре арасында теркәлгән йөкнең күләме, дәүләт казнасына китергән керем, теркәлгән декларацияләр күләме, таможня операцияләрен башкару тизлеге, заманча технологияләрне куллану буенча беренчеләр рәтендә бара. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТРның таможня җитәкчесе Альберт Мәүликов хәбәр итте.

2013 ел белән чагыштырганда, узган ел тышкы товар әйләнеше 14,8 процентка кимегән һәм 6 млрд. 539 млн. АКШ долларыннан артып киткән. 2013 ел бу сан 1 млрд. 137 млн. долларга зуррак булган. 2014 елгы тышкы товар әйләнешенең экспорт өлеше — 3 млрд. 476 млн. доллардан артык, импорт исә − 3 млрд. 63 млн. доллар.

Тышкы товар әйләнешенең кимүе Татарстан таможнясы аша операцияләр башкарырга теләүчеләрнең саны кимүгә дә бәйле.

“Төбәкнең икътисади һәм тышкы элемтәләре ныклы, актив булган очракта гына, дәүләт казнасын баетып була. 2014 елда Татарстан таможня хезмәте тарафыннан федераль казнага 18,8 миллиард сум күләмендә акча килгән ”, - дип белдерде ТР таможнясы җитәкчесе. Ул, шулай ук, дәүләт заказын үтәүче оешмаларның, таможня салымын закон нигезендә түләмәвен дә ассызыклап үтте. Бу исә керемне бермә-бер киметә.

Альберт Мәүликов әйтүенчә, читтән кертелгән һәм чит илләргә чыгарылган товарларның күләме дә, составы да үзгәрмәгән, диярлек. Чит илгә чыгарыла торган товарлар арасында беренче урында химия продукциясе (54 процент) булса, икенче урынны исә машина төзү белән бәйле продукция (42 процент чамасы) тәшкил итүен ассызыклады ул. Чит илләрдән кертелгән товарларның 75,5 проценты шулай ук машина төзелеше белән бәйле.

Таможня хезмәткәрләре тарафыннан электрон форматта тергәлгән товар декларацияләрнең күләме 99,9 процентка җиткән һәм 2014 елда бу сан 59,7 мең булган. “Быелның башыннан мондый декларацияләрне теркәү мәҗбүри һәм, шуңа бәйле рәвештә, 2015 елда бу операция тулысынча электрон форматта булачак”, - дип белдерде Альберт Мәүликов.

Декларация теркәлгән очракта, товарның таможня аша үтү вакыты контрольдә тотыла. Товарларны читкә чыгарганда, бу 52 минутны тәшкил итсә, чит илләрдән товарны таможня аша кертүгә 5 сәгать тә 48 минут китә.

Таможня урыннары саны үзгәрмәгән, 2015 елда да Татарстанда шундый 6 урында хезмәт күрсәтеләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20