Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2015

Татарстанда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә

Татарстанда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә Татарстанда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия Федерациясендә исә – 152 данә.

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның коллегия утырышында шундый саннар китерде. Хәзерге вакытта әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республиканың ММЧ җитәкчеләре катнашында үткәрелә.

“Басма матбугат мәсьәләсендә эшләр болайрак: абунә, элеккегечә, газета һәм журналларга ихтыяҗ булуында мөһим фактор булып кала. 2014 елның 1 июленнән “Россия почтасы”на матбугатка яздыруга һәм абунәчеләргә китереп бирүгә дәүләт субсидияләре бирү туктатылу элемтә хезмәтләренә тарифларның сизелерлек үсешенә китерде. Укучылар аудиториясен саклап калу моңарчы беркайчан да булмаганча актуаль”, - дип белдерде Айрат Зарипов хисап чыгышында.

Аның сүзләренчә, ММЧ редакцияләре тарафыннан матбугатка яздыру кампанияләренә юнәлтелгән тулы бер чаралар комплексы үткәрелә. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен начар дип булмый: Татарстанда 1 мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия Федерациясендә исә – 152 данә. 2014 елның сентябрендә Дәүләт хезмәтләре порталында матбугатка электрон язылу гамәлдә. “Бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып, һәркемнең газета һәм журнал алдыру мөмкинлегенә юнәлтелгән юллар эзләүне алга таба да дәвам итү кирәк”, - диде А.Зарипов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20