Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

Татарстанда 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор файдаланылачак

Татарстанда 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор файдаланылачак 2016 елгы чәчү кампаниясендә Татарстанда  11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчү комплексы һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы файдаланышта булачак. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференция режимында  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү барышы турында хәбәр итте. Республика хуҗалыкларының ремонт базаларын 690 һөнәрханә һәм 773 җылытыла торган ремонт пунктлары тәшкил итә. Ремонт эшләре белән 3 мең механизатор һәм слесарь шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, төп йөкләнеш чәчү комплексларына туры килә.  Ул искәрткәнчә, 2016 елның 20 гыйнварына тракторларның 70 проценты ремонтланган. Шул ук вакытта хәзер иң кыйбат һәм күп эш таләп, махсус предприятиеләрдә төзекләндерү таләп иткән ремонт эшләре калды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, берничә хуҗалыкта техника белән тәэмин ителеш аеруча түбән дәрәҗәдә кала. Ул хуҗалыкларны гамәлдәге программаларда активрак катнашырга, шул исәптән лизингта да актив катнашырга өндәде. 

Марат Әхмәтов искә төшергәнчә, 2015 елда Татарстанда техник модернизацияләү программасы буенча 800 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 5,8 млрд сумга 5 мең берәмлек техника һәм җиһаз сатып алды һәм 1,9 млрд сум күләмендә бюджет ярдәмен "60х40" схемасы буенча алдылар. 

"Росагролизинг" АҖ аша федераль лизинг буенча 600 млн сумга 2 мең берәмлек техника алдылар. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы техникасын "60х40" схемасы буенча сатып алу программасына 2 млрд сум акча бүленгән.  2016 елда республикада гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк кластерларын, газ-мотор техникасын субсидияләү дәвам ителә.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләренә әзерләнү буенча берничә мәсьәләгә игътибар итте.  Вакыт күп калмады, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм читтән кертелгән товарларны үзебездә эшләнгәннәргә алыштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк - бу авыл хуҗалыгы техникасын запас өлешләр белән тәэмин итүгә һәм ремонтлауга кагыла. 

Татарстан лидеры сүзләренчә, бүген предприятиеләр импорт техникасына өлешләр җитештерүне үзләштерәләр, бу яхшы нәтиҗәләр бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20