Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2019

Татарстанда 20 градус җылы көтелә

22−28 апрель көннәрендә Татарстанда һава торышының 20 градус җылылыкка күтәрелүе көтелә. Шуңа күрә киләсе яз-җәй сезонын белгечләр янгын куркынычы чоры дип бәялиләр. Бу хакта Татарстанның министрлык кабинеты утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, 22 апрель һава торышы шактый җылына башлаячак, төнлә дә күрсәткечләр «плюс» тамгасы белән булачаклар. Шулай итеп, 24 апрель республика буенча температура күрсәткечләре 15 градустан башлап 20 градуска кадәр тирбәләчәк. Әлеге күрсәткечләр булганда урманнарда зыянлыгы өченче дәрәҗәгә кадәр булган янгын чыгу күренеше ихтимал. Пик вакыты мая—июль айларында көтелә.

Фото чыганагы: vk.com/lazyjournalist


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс