Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2017

Татарстанда 81 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып алынган

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 10 август көненә республикада 81,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 5,5 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 310,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 38,2 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районнарыы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51,1әр центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча Нурлат районы игенчеләре дә калышмый — аларда һәр гектардаг 49,1 центнер ашлык җыеп алына.
Урып-җыю темплары буенча да Нурлат районы лидер. Биредә пландагы мәйданның15,3 процентында эшне төгәлләгәннәр инде. Зәй районында әлеге күрсәткеч — 15, Апаста — 11,6, Аксубайда 11,3 процент тәшкил итә.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!