Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Татарстанда быелның беренче яртысында якынча 23 мең җинаять теркәлгән

Агымдагы ел башыннан Татарстанда 22 мең 883 җинаять теркәлгән. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы, ягъни 13 мең 842се ачылган.

Канун бозу очракларының 64 проценты ачылган, ә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча бу күрсәткеч 70 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр итәТатарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге мәгълүматларны бүген Саба районында узган Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында төбәк министры Артем Хохорин җиткергән.

Министр билгеләп үткәнчә, 2017 елның беренче яртысында үтерү очрагы буенча җинаятьләрнең 96,6 проценты ачылган. Ә үз теләгең белән кеше сәламәтлегенә зыян салу һәм көчләү буенча бу күрсәткеч — 100 процент.

Ел башыннан республикада талауларның 87 проценты ачыкланган, барлыгы 431 талу очрагы теркәлгән.

Коллегия утырышы уңышка ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!