Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Татарстанда депутат вәкаләтләреннән азат ителгән

Питрәч районы прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә, авыл җирлеге депутатының, күчемсез милке турында мәгълүмат бирмәгәнгә, вәкаләтләре туктатылды, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Прокуратура тарафыннан ачыкланганча, районның Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутатларының берсе милке турында мәгълүмат тапшырмаган. Канун нигезендә билгеләнгән вазифалары үтәлмәгәндә, депутат вәкаләтләре туктатыла.

Нәтиҗәдә, күзәтчелек идарә тармагы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге советына гариза керткән һәм ул каралып, уңай хәл ителгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера