Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2015

Татарстанда әйләнә-тирә мохитне пычратучыларга каршы көрәшкә 3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре Казанның Идел буе районы Фучик урамы, 62нче йорт янындагы рөхсәтсез базар ягына рейд уздырды. Алар белән бергә рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүп өемнәрен карарга кайбер ММЧ вәкилләре дә юнәлде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев искәртеп узганча, 1 августтан министрлык табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында белешмә бирүчеләрне матди яктан кызыксындыра башлады.

Фучик урамындагы 62нче йорт янәшәсендә урнашкан рөхсәтсез базар янында күптән түгел законсыз рәвештә чүп түгү очрагы теркәлгән. Соңрак ачыкланганча, базардагы сатучы янәшәдәге биналарның берсе янына чүп түккән.

Әйләнә-тирә мохитне пычрату очрагын әлеге сәүдә урыныннан ерак түгел яшәгән ир-ат видокамерага төшереп, экология ведомствосына җибәргән һәм моның өчен 1 мең сум акча белән бүләкләнгән. Матди бүләк, мөгаен, аны тиешсез урында чүп ташлаучылар белән көрәшкә киләчәктә дә рухландырыр.

Алмаз Исмәгыйлев сүзләренчә, рөхсәт ителмәгән урында барлыкка килгән бу чүплекне бетерү белән Идел буе районы идарәче компаниясе, шулай ук шәһәр хакимияте шөгыльләнергә тиеш, чөнки министрлык бу вәкаләтләргә ия түгел.

Экология ведомствосы вәкиле шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләр территорияләрен пычратучы кешеләр, транспорт чаралары турында Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Яңа Чишмә, Әлмәт активистлары аеруча еш хәбәр итә башлавын ассызыклады.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова әйтүенчә, ТРда шәһәр читләрендә рөхсәт ителмәгән чүп өемнәре белән көрәшкә 3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ул бу акчалар артыгы белән кире кайтачак дигән фикердә – чиста шәһәрләргә ни җитә. Аның сүзләренчә, экологик чисталык өчен Яр Чаллыда яшәүчеләрнең берсе аеруча актив көрәшә – ул көн саен диярлек видеокамерасына рөхсәт ителмәгән җирдә чүп өемнәре тупланган урыннарны төшерә.

Алмаз Исмәгыйлев китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда законсыз рәвештә территорияләрне пычратканда фото яки фидеокамерага теркәлгән закон бозу очраклары буенча барлыгы 23 административ протокол төзелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20