Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2015

Татарстанда ММЧ арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс үткәрелә

«Татнефть» компаниясе “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән бергә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез” дип аталган конкурс үткәрә.
Конкурсның максаты – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклау һәм ныгыту, героизмны пропагандалау; “Татнефть” компаниясене ветеран хезмәткәрләренең хәрби батырлыгын һәм сугыш елларында республика нефтьчеләренең тырышлыгын, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлшен, патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүне чагылдыру.
Конкурста “Матбугатта иң яхшы журналист материалы яки мәкаләләр циклы”, “Интернет-басмаларда иң яхшы материал яки материаллар циклы”, “Иң яхшы телевизион яки радиопроект” номиацияләре бар.
Конкурска 2014-2015 елларда республика, төбәк массакүләм чараларында дөнья күргән төрле җанрдагы материаллар кабул ителә.
Конкурста катнашуга гаризалар һәм мәкаләләр 2015 елның 1 декабренә кадәр “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәтендә кабул ителә. 2015 ел ахырында конкурска нәтиҗә ясалачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20