Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2016

Татарстанда сабан культуралары ниятләнгән мәйданның 80 процент чамасына чәчелгән

13 майга Татарстан буенча сабан культураларын чәчү 1402,5 мең гектарда башкарылган, бу ниятләнгән мәйданның 79 процентын тәшкил итә. Узган елның әлеге көненә бу күрсәткеч 1164,4 мең гектар булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бу эштә аеруча Зәй һәм Апас районнары игенчеләре алда бара, ниятләнгән мәйданның 90 процент чамасына чәчелгән.
Республика буенча бөртекле сабан культуралары 922,7 мең га яки фаразга карата 88 процентта чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае - 366,6 мең га, арпа - 356 мең га, солы 60,4 мең га били. Борчак 53,4 мең, орлык кукурузы 76,2 мең, силоска 65,3 мең гектарда чәчелгән.
Рапс 51,5 мең, ә көнбагыш 86,8 мең гектарны биләгән. Шикәр чөгендере 58,9 мең гектар мәйданда җир куенына салынган, ә бәрәңге 2,4 мең гектарда утыртылган. Бер еллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 194,4 мең гектарда чәчелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20