Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

Татарстанда шәһәрара автобус элемтәсе гадәттәгечә эшли башлаган

Бүген иртәнге 6га республикада шәһәрара автобуслар  гадәттәгечә хәрәкәт итә башлаган, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Хәзерге вакытта җиңел, йөк һәм пассажир автотранспорты бернинди чикләүләрсез хәрәкәт итә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы М7 трассасының аеруча куркыныч урыннары: 1004 чакрым - Алабуга районындагы "Арба" кафесы; 1073 чакрым - Минзәлә районының Күзәмбәт торак пункты: Түбән Кама - Чистай юлының 36 чакрымнарында 3 җылыну пункты оештырган. Тагын 9 күчмә җылыну пункты әзер.

Федераль һәм республика автомобиль юлларында "Буран" планы нигезендә 29 стационар җылыну, 14 медицина һәм 55 туклану пункты гамәлдә.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының республика министрлык һәм ведомство ярдәмче системалары тырышлыгы  белән Татарстан Республикасы Федераль һәм республика трассаларындагы автотранспорт хәрәкәте гадәти режимда уза. Юлларда кар көртләре күзәтелми.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20