Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Татарстанда шәһәрара автобус һәм зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелде

Татарстанда 20 апрельнең 17.00 сәгатеннән башлап шәһәрара автобус һәм зур йөк транспортларына карата хәрәкәт чикләнде, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе иадәрәсе матбугат хезмәте.

«Начар метеорологик һәм юл шартлары барлыкка килү белән бәйле, юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан, 2017 елның 20 апреленнән 17 сәгатьтән башлап шәһәрара пассажир автобуслары һәм 18 сәгатьтән зур йөк транспорт чараларына карата федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү яңадан йөрергә күрсәтмә булганчыга кадәр дәвам итә», — диелә Татарстан буенча Дәүләт автоинспекция хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии