Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.12.2015

Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр җитми

Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылды. Алар арасында "Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында"гы ТР законын мониторинглау нәтиҗәләре, ТР парламентының социаль сәясәт комитетының 2015 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясау һәм 2016 елга планнар, федераль закон проектларына кагылган башка мәсьәләләр бар иде.

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Воропаева рәислегендә узган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

"Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында"гы 126-ЗРТ номерлы закон 2014 елның 18 декабрендә кабул ителгән иде. Аның гамәлгә ашырылуы һәм нәтиҗәләре хакында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүдә 125 дәүләт оешмасы бар, аларда 10029,86 штат гамәлдә. Хезмәт күрсәтүчеләр саны исә 8,5 мең булып, аларның уртача хезмәт хакы 18,1 мең сум тәшкил итә.

Әлеге закон үз көченә кергәннән соң, бушлай социаль ярдәм алучылар категорияләре күбәю сәбәпле, мондый хезмәтләрдән файдаланучылар 10 процентка арткан.

Узган ел кабул ителгән закон нигезендә өстәлгән социаль хезмәтләр арасында "физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны даими караучы гражданнарга социаль хезмәт "өйдә социаль ярдәм күрсәтү формасында" һәм "кичектергесез социаль хезмәтләр" бар.

Республикада инвалид бала тәрбияләүче 14 888 гаилә исәптә, аларда 15 125 физик мөмкинлеге чикләнгән бала бар. Шул балаларның 1677се даими карауга мохтаҗ. Бу гаиләләрнең барысы да бушлай социаль ярдәм алу мөмкинлеге хакында хәбәрдар, һәм 884 гаилә әлеге хезмәттән файдаланырга теләк белдергән.

"Кичектергесез социаль ярдәм"нән ел башыннан алып 454 кеше файдаланган, шуларның 390ы − "Адмирал" сәүдә комплексында булган янгында зыян күрүчеләр.

2015 елның 11 аенда  75 мең кеше социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында 138,7 мең гражданга ярдәм күрсәтелгән.

ТРда социаль ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыру өчен, закон нигезендә 2015 елда 3, 4 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

"Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында"гы ТР законы уңышлы гамәлгә ашырыла һәм уңай нәтиҗәләр бирә", - дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.

Депутатлар сорауларына җавап биргәндә, Юлия Андреева социаль ярдәм хезмәте күрсәтүчеләр саны җитмәвен, максатчан укуга юнәлдерелгән хезмәткәрләрнең шактые, югары белем алганнан соң, әлеге профессия буенча эшләмәүләрен ассызыклады.

Депутатлардан исә моны закон нигезендә җайга салырга кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырады.

Римма Ратникова бу мәьәләнең чыннан да җитди булуын искәртте. "Бу сорау буенча без РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыккан идек, әмма безнең документларны, кеше хокукларына каршы килә, дип, кире борып кайтардылар. Шуңа да моны ике як — укытырга җибәрүче һәм белем алучы арасында килешү төзү белән генә чишеп була. Мондый килешү Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләнелә", - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20