Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.02.2015

Татарстанда спортның кышкы төрләре буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе булдыру ниятләнә

Татарстанда спортның кышкы төрләре буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе булдыру ниятләнәТатарстанда спортның кышкы  төрләре буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбен булдыру нияте бар. Әлеге мәктәпнең ике төр чаңгы ярышы, чаңгыда трамплиннан сикерү, чаңгы узышлары, сноуборд, фристайл буенча бүлекләре булачак. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2014 нче елга йомгак ясау һәм агымдагы 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында министр Владимир Леонов хәбәр итте.

Утырышта статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.

Министр Спортның судагы төрләре сарае базасында Республиканың су спорты буенча  комплекслы спорт мәктәбе ачылуы хакында искәртте. Ул йөзү, синхронлы йөзү, суга сикерү кебек бүлекләрдән гыйбарәт. “Без шулай ук ике төр чаңгы ярышы, чаңгыда трамплиннан сикерү, чаңгы узышлары, сноуборд, фристайл буенча бүлекләре булган кышкы спорт төрләре буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбен булдыру мәсьәләсе буенча эшлибез. Минемчә, быел аны ачуга ирешеп булыр”, - диде В. Леонов.

Министр докладында хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 161 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли, аларда барлыгы 85 меңнән күбрәк бала шөгыльләнә. Әлеге дәүләт һәм муниципаль объектлар балансында 120 спорт комплексы исәпләнә, шул исәптән 26 боз сарае һәм 38 йөзү бассейны.

“Республикабызда спорт белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудыру буенча эш дәвам иттерелә. Яңа спорт корылмалары, спорт мәйданчыклары файдалануга тапшырыла, яңа спорт мәктәпләре ачыла. Безгә барлык эре спорт объектларын төзеп бетерү һәм 2016 нчы елдан, яңа федераль программа кысаларында, республика районнарында азбюджетлы спорт корылмалары төзелешен башлап җибәрү зарур”, - дип сөйләде Владимир Леонов. Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел башына 10 меңнән артык спорт корылмасы исәпләнә, аларда берьюлы 245 мең кеше шөгыльләнә. Аларның бер өлеше федераль максатчан проектлар кысаларында сафка бастырылган. Федераль бюджеттан да өстәп финанслау шартларында Казанда Бадминтон үзәге төзелә башлаган.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. 2013-2014 нче елларда барлык муниципаль берәмлекләрдә 321 спорт мәйданчыгы файдалануга бирелгән. Быел бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20