Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

Татарстанда сыекландырылган табигый газ комплексы һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре төзеләчәк

Татарстанда сыекландырылган табигый газ комплексы һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре төзеләчәк Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешүгә имза салды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Россиядә мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм сату өчен инфраструктура булдырылган беренче субъект булачак.

Яклар имзалаган килешүдә 2030 елга кадәр мотор ягулыгының яңа төрен гамәлгә кертү чаралары комплексы бар.

«Газпром газ-мотор ягулыгы» «Чистай» индустриаль паркы территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексы һәм 13 криоАЗСтан торган челтәр төзиячәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте үз ягыннан тармак үсеше өчен уңай шартлар тудырачак.

Төзелешкә исә инвестицион проект статусы бирергә җыеналар.

Искәртеп үтәбез: 2013 елның 21 июнендә «Газпром» ГАҖ, «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы арасында табигый газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.

2015 елның 20 февралендә «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы территориясендә мотор ягулыгы буларак сыекландырылган табигый газны аз тоннажлы җитештерү һәм файдалану проектын гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20