Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.12.2015

Татарстанда талантлы яшьләр бүләкләнде

Казанда Идел буе фикультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.

Тантаналы бүләкләү чарасы 2006 елдан башлап ел саен үткәрелүен билгеләп үтик. Быел 177 кеше Россия Президенты лауреаты булды. Премия социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге, профессиональ осталык, сәнгать, һәвәскәрләр спорты номинацияләре буенча бирелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, халыкара һәм бөтенроссия олимпиадларында җиңүчеләр федераль бюджеттан 60 мең сум акча ала, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары призерлары – 30 мең сум күләмендә. 2015 елда Татарстанның талантлы яшьләрен бүләкләү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән сумма 6,72 млн сум тәшкил иткән.

“Үзең укыган сыйныфта һәм мәктәптә лидер булу җиңел түгел. Әмма бүген бирегә республикада, илдә һәм хәтта халыкара киңлектә лидер булуын исбатлаган яшьләр җыелды. Шулай ук халыкара олимпиаданың 7 җиңүчесе дә”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, татарстанлыларның олимпиадада җиңүе – “ул сезнең ата-аналарыгыз өчен генә түгел, ә мәктәп, педагоглар һәм бөтен республика өчен зур горурлык”.

"Безне республиканың спорт командалары җиңүләре өчен генә түгел, ә сезнең казанышлар буенча да Татарстаннан читтә беләләр, - диде Халиков. - Сез бу казанышларга ата-аналарыгыз һәм педагогларыгыз тырышлыгы белән ирештегез, шуңа күрә аларга рәхмәт әйтергә онытмагыз. Күп еллар дәвамында сезне җиңү рухы ташламасын. Сезгә яңа уңышлар телим”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Һәр җирдә бала талантлы булып туа, дип ышана ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, балаларның киләчәге тәрбиячеләр, укытучылар һәм тренерларга бәйле, ди ул. “Без талантлы балаларны вакытында күреп алырга һәм аларга үсәргә мөмкинлек тудырырга тиеш. Республикада моның өчен барысы да эшләнелә”, - дип билгеләп үтте ул.

Э.Фәттахов, 2010-2015 елларда Татарстанда «Киләчәк» – «Будущее» Мәгариф үсеше стратегиясе эшләде, дип искәртте. Шул программа буенча, аерым алганда, республиканың талантлы балалары өчен олимпиада үзәге һәм мәктәпләр челтәре булдырылды. “Укучыларны олимпиадаларга тырышып әзерләүләре өчен укытучыларга рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләп үтте министр. Ул шулай ук киләсе елда республикада информатика һәм физика буенча бөтенроссия олимпиадалары уза, диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, үз чиратында, бүләкләү тантанасының унынчы тапкыр үткәрелүенә игътибарны юнәлтте. “Бу вакыттан бирле меңнән артык баланы бүләкләдек. Аларның күбесе үз проектларын чынга ашыра алгандыр дип уйлыйм”, - дип ассызыклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20