Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2015

Татарстанда тормышка ашырыла торган барлык төрек проектлары да уңышлы - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан белән Төркия арасында ике яклы мөнәсәбәтләрнең яхшы динамикасын саклап калырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлычы башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Денизли провинциясе эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.

Искәртеп узабыз: Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә. 

Очрашуда Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекджи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Экрем Бюйюата, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе һәм Төркия бизнес-секторы вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Төркия хөкүмәте вәкилләренә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп узганча, Татарстан делегациясенең Төркиягә һәр сәфәре - күп юнәлешләр буенча тәҗрибә алмашу өчен яхшы мөмкинлек. Бүгенге көндә безнең республика файдалынла торган кече һәм урта бизнес, эре инвесторлар белән хезмәттәшлек алымнары элегрәк сездә сыналганнар,  дип өстәде ул. "Россия - зур базарлы бик зур ил, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов, - шуңа да без төрек эшмәкәрләрен үзебезгә чакырабыз". Ул ассызыклаганча, Татарстан Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе. "Без бизнесны динамикалы рәвештә үстерү өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра алабыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда тормышка ашырыла торган барлык төрек проектлары да уңышлы", - дип белдерде ТР лидеры.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Төркия белән ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба да үстерүгә ярдәм күрсәтәчәк. "Бездә уртаклыклар бик күп: диндә, телдә, мәдәнияттә. Болар барысы да Төркия һәм Татарстан бизнесының алга таба чәчәк атуына булышырга тиеш", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Нихат Зәйбәкҗи үз чыгышында билгеләп узганча, Россия Федерациясе гомумән һәм, аерым алганда, Татарстан Төркия инвесторларына бизнесларын үстерү өчен иң җәлеп итүчән мәйданчык. “Татарстан Республикасы  безнең эшмәкәрләрне бизнесы үсешенә яхшы этәргеч бирә ала. Сүз продукцияне сату базарлары һәм транспорт логистикасы турында бара. Шулай ук Татарстанда Төркия өчен кирәкле күп төрле табигый ресурсларга ия", - дип белдерде Нихат Зәйбәкҗи.

Татарстан территориясендә беренчеләрдән булып үз җитештерү линияләрен ачкан компанияләр уңышка ирештеләр, диде ул. Алар - "Хәят Кимья", "Кастамону Интегрейтед", "Джошкуноз", "Дизайн Групп". 

Министр хәбәр иткәнчә, Төркия өчен бүгенге көндә төп бурычларның берсе – Европа Берлегенә керү. “Бу максатка без инде 50 ел ирешергә телибез һәм без аңардан баш тартырга җыенмыйбыз”, - дип белдерде ул. Шул ук вакытта Нихат Зәйбәкҗи  ышандырганча, Евроинтеграция Төркия партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләрендә чагылмыячак. "Без алга таба да тугандаш республикалар белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, аларның берсе – Татарстан”, - дип ассызыклады ул.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасының сәнәгый һәм инвестицион мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Ә  “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ  генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисади зонаның үсеш темплары һәм “Алабуга” МИЗның потенциаль резидентларына тәкъдим ителүче шартлар һәм ташламалар турында сөйләде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматында.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20