Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2015

Татарстанда Урман утырту көнендә 1 миллионнан артык төп үсенте җир куенына салына

Татарстанда Урман утырту көнендә 1 миллионнан артык төп үсенте җир куенына салына Татарстан башкаласының "Kazan-Arena" стадионы янында ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратлары белгечләре һәм җаваплы хезмәткәрләре урман утырту буенча көзге акциягә кушылды. Акция кысаларында стадион территориясендә 160лап төп чыршы һәм каен үсентеләре утыртылды.

Урман утырту акциясе быел сентябрь башында ук башланып, ул "Яшә, урман"/"Живи, лес" исеме белән битараф булмаганнарны игелекле эшкә җәлеп итте. Бу урында шуны да билгеләп үтик: Бөтенроссия урман утырту көне Татарстаннан башланды. Россиядә беренче буларак 2011 елда Татарстанда урман утырту акциясе игълан итеп, соңрак ул бөтен Россиягә таралды.

"Бу көн - урман утырту процессы гына түгел, ә, беренче чиратта, үсеп килгән буынны, халыкны тәрбияләү, аны табигатькә якынайту. Әлеге көндә без җәмгыятьнең игътибарын урман проблемасына - аны яңадан тергезү һәм үстерүгә юнәлтәбез. Без табигать балалары, урманда һәм урман белән бергә яшибез", - дип ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.

Бөтен республика буенча бүген, 3 октябрьдә, меңләгән халык агач утыртуда катнаша. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары әйтүенчә, бу көндә 1 миллионнан артык берәмлек утырту материалы җир куенына салыначак, һәм әлеге чарада 150-170 меңләп кеше катнашачак.

Бүген "Kazan-Arena" стадионы янындагы акциягә ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты аппаратлары хезмәткәрләре кушылды. Аларның көче белән стадионның нәкъ артында, Казансу елгасы ягында, 80 чыршы һәм 80 каен агачыннан торган тулы бер урман аллеясы пәйда булды. Чарада берничә дистә кеше катнашты, нәтиҗәдә, аларның һәрберсе берничә төп агач утыртты.

"Бу бәрәкәтле эш. Мондый чараларның шәһәрдә ел саен үткәрелүе куанычлы, һәм без бик зур канәгатьлек белән аларда катнашабыз", - диде бу уңайдан ТР Президенты Аппараты башлыгы урынбасары Илнур Гарипов.

Шунысы мөһим, бүгенге акция шул исәптән Өлкәннәр көненә дә багышланган. Ресубликадагы һәрбер өлкән яшьтәге кешегә киләчәк буын куанычына үз агачын утыртырга тәкъдим ителә. "Агачны кем генә утыртмасын, ул җирдә киләсе буын файдасын күрәчәк яшел эзен калдырачак", - дип ассызыклады Харис Мусин.

Тагын шунысын билгеләп үтик: кешегә уңайлы мохиттә яшәр өчен, галимнәр тикшеренүләренә караганда, урманнар гомуми мәйданның 25 процентын алып торырга тиеш, бүген республикада бу күрсәткеч 17,6 проценты тәшкил итә. Харис Мусин сүзләренчә, бу проблеманы хәл итү өчен республикада актив эш алып барыла, ел саен 2,5 мең гектардан артык саклаулык максатларында яңа урманнар утыртыла. Ләкин иң мөһиме - Татарстанның булган урманын саклау, бөтен игътибар шуңа юнәлтелгән дә.

"Безнең урманнарның торышын, Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чагыштырганда, канәгатьләндерерлек дип саныйм. Республика урманчылары ирешкән казанышларның иң мөһиме - соңгы биш ел дәвамында урман янгыннарын булдырмау", - дип нәтиҗә чыгарды ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20