Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2015

Татарстанда яшәүчеләрнең финанс белеме тиешле дәрәҗәдә түгел

Банк өлкәсендә кулланучыларның хокукы бозылу буенча кайнар линиягә кергән мөрәҗәгатьләрне өйрәнгәннән соң, чәчләр үрә торырлык фактлар ачыкланган. Арада хәтта микрофинанс оешмалардан еллык 730% белән кредит алучылар да булган. Арада күпләр килешүләрне укымыйча гына кул куйган, кайбер очракларда тәкъдим ителгән документның кредит яисә иминият килешүеме икәнен дә ачыкламыйча имза сырлаучылар булган. Шуның аркасында кайберәүләрнең кредит бурычлары җыелган, коллектор агентлыклары тынгы бирми башлаган.

Россия кулланучылар хокукын яклау хезмәтенең Татарстан идарәсенә бер атна эчендә шушы өлкәдә соравы булган 152 кеше шалтыраткан.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә.

 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20