Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Татарстанда язгы чәчү 1,5 миллион гектар мәйданда башкарылган

2017 елның 18 маена Татарстанда сабан культуралары 1520,8 меңга мәйданда чәчелде, бу планлаштырылганнан 85% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөртекле сабан культуралары 935,5 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 91% тәшкил итә, шул исәптән сабан бодае — 354,7 мең га мәйданда (90%), бөртек өчен кукуруз — 64,5 мең га (76%).

Шикәр чөгендере 71,7 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 98% тәшкил итә, рапс — 37,1 мең га (40%), май орлыгы өчен көнбагыш — 122,4 мең га (84%).

Бәрәңге 2 мең га мәйданда утыртылган, ягъни фаразланганнның 28%н тәшкил итә.

Республикада чәчүне беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре төгәлләгән. Мәйданның 90%тан артыгы Нурлат, Әтнә, Сарман, Тәтеш, Саба, Лениногорск һәм Апас муниципаль районнарында чәчелгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин