Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Татарстанда язгы чәчү планы 99 процентка башкарылган

Татарстанда язгы культураларны чәчү 1 миллион 766,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу — планның 99 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың күп районнарында язгы чәчүгә җәлеп ителгән хезмәтчәннәрнең эшен бәяләү системасы кертелгән.

Биектау районында чәчү алдынгылары исеменә «Татарстан» агрофирмасыннан — Илдус Мадышев, Михаил Цыганов, Әнис Галәветдинов; «Красная заря» авыл хуҗалыгы кооперативыннан — Нәҗип Сабиров, Александр Комаров, «Урак һәм Чүкеч» җәмгыятеннән — Марс Гыйләҗев, «Ватан» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән — Айнур Сәмигуллин, «Әсән» җәмгыятеннән — Айрат Ибраһимов, «Березка» җәмгыятеннән — Солтан Кәримов һәм «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятеннән — Фәяз Хәбибуллин лаек булды.

Яңа Чишмә районында соңгы 5 көн йомгаклары буенча иң яхшы эшләүче механизаторлар булып «Сөт иле» — «Яңа Чишмә» филиалыннан — Нәҗип Дәүләтшин, «Кулон» агрофирмасыннан — Владимир Михайлов, Александр Пищальников һәм «Архангельский» хуҗалыгыннан Николай Стрелов табылды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха