Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

Татарстанда язгы ташкыннар алдыннан гидротехник корылмаларны тикшерүләр башланды

 Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе язгы ташкыннарны аварияләрсез үткәреп җибәрү өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән берлектә, гидротехник корылмаларны тикшерүгә кереште.

Хәзерге вакытта күзәтү ведомствосында гидротехник корылмаларның куркынычсызлык һәм эшкә яраклылык торышын контрольдә тоту буенча оператив төркем оештырылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Тикшерелергә тиешле объектлар исемлегендә - республиканың 98 гидротехник корылмасы, нигездә алар авария хәлендә.

Тикшерүләр барышында сулыкларга якын урнашкан магистраль торба үткәргечләр дә тикшереләчәк, чөнки гидротехник корылмаларда авария булган очракта, янгын куркынычы булган матдәләр (нефть, нефть продуктлары) суга яки җиргә эләгергә мөмкин.

Искәртеп узабыз: "Гидротехник корылмаларның куркынычсылыгы турында"гы Федераль закон нигезендә гидротехник корылмаларга плотина, гидроэлектрстанция биналары, су җибәрү корылмалары, насос станцияләре һәм башка обектлар керә. Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе күзәтүе астында республикадагы 1225 гидротехник корылма бар.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20