Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез бераз кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда — +15.+20, Казанда +17.+19 градус җылы булачак.

18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез — явымсыз. Һава температурасы төнлә - +4.+9, көндез +17.+22 градус җылы булачак.

19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә - +5.+10, көндез исә +16.+21 градус җылы булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера