Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2015

Татарстанга Гагаузия делегациясе килде

“Казан” халыкара аэропортында делегация әгъзаларын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров каршы алды.

Гагаузия делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы икътисады белән танышачак, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатория кампусында, “Эйдос” медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгендә, “Казан” агросәнәгать паркында, “Химград” технополисында булачак.

Моннан тыш, бүген – 20 октябрьдә, Казан Кремлендә Гагаузия башлыгы Ирина Влахның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуы планлаштырылган.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20