Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Татарстанга хәләл продукция җитештерүчеләр җыела

Татарстанда бүгенге көндә 58 хәләл продукция җитештерә торган предприятие бар. Бүгенге көндә шуларның 25 е RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсендә катнашачак. Татарстан хәләл үзәк булырга тиеш, максатыбыз шундый, ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Марат Низамов.

18−20 май көннәрендә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит кысаларында хәләл индустриянең RUSSIAHALALEXPO халыкара күргәзмәсе оештырылачак. Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә әлеге темага матбугат очрашуы булып узды.

«Беренче тапкыр оештырыла торган күргәзмәдә 50 дән артык предприятие катнашырга гариза бирде, — ди Марат Низамов. — Алар арасында хәләл продукция җитештерүчеләр, хәләл хезмәт күрсәтүче оешмалар да бар. Чараның төп максаты — илдәге хәләл продукция җитештерүчеләрен һәм хезмәт күрсәтүне алга җибәрү, продукциянең чит илгә чыгару мөмкинлеген үстерү, хәләл секторына инвестицияләр җәлеп итү, Россия икътисадында сыйфатлы продукция өлешен арттыру».

Проектта Татарстан, Россия төбәкләрендә эшләп килүче оешмалардан тыш, чит ил компанияләре дә катнашачак. Мәсәлән Кыргызстан, Белоруссия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә вәкилләр киләчәк.

Күргәзмәне Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, «Халәл» стандарт комитеты, республиканың инвестиция үсеше агентлыгы оештыра. Чара Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

«RUSSIAHALALEXPO „Корстон“ сәүдә-күңел ачу комплексы янында махсус чатырда узачак. Шуңа күрә теләгән һәр оешманы катнаштыра алмадык. Мондый проектны киләчәктә зуррак мәйданнарда үткәрергә исәп тотабыз. Хәләл продукция белән кызыксынучылар саны ел саен арта. Эшмәкәрләр дә Татарстанда хәләл продукция җитештерүнең киләчәгенә зур өметләр баглый», диде Марат Низамов.

«Хәләл» сүзе күпчелек очракта мөселман кешесенә ашарга яраган ризык, кылырга яраган эш-гамәл мәгънәсендә кабул ителә, гәрчә, бу сүз күпкә тирән мәгънәне аңлата. Мөселман кешесе ашаган-эчкән ризыгына һәрвакыт зур игътибар бирә, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръән китабында ашау таләпләрен ачык итеп белдергән һәм мөселман кешесе Раббыбызның кушканнарын үти, хөрмәт итә, ди Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Хәләл стандартлары буенча «Хәләл» комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 2005нче елда оештырылган. «Хәләл» комитеты Россиядә хәләл азык-төлек җитештерү хәрәкәте көчәя башлагач, бу эшләрне контрольдә тоту һәм алга җибәрү өчен тормышка ашырыла.

Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл «стандартлары комитеты Россиядә рәсми дәүләт оешмалары белән килешүләр төзеп, сертификат биргән беренче оешма. 2009 нчы елда «Хәләл » стандартлары комитеты ЯАҖ РСМЦ-Татарстан белән берлектә «Азык-төлекне мәҗбүри булмаган сертификацияләү һәм халыкка ислам дине кануннарына туры килгән хезмәт күрсәтү системасын — Хәләл системасын (Halal) эшли һәм аны РОССТАНДАРТТА терки.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!