Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2016

Татарстанга инвалидларга шартлар булдыруга 39,5 млн сум субсидия бүлеп бирелгән

Татарстан Республикасына инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтчән кешеләр төркеме өчен объектлар уңайлылыгын тәэмин итүгә 39,5 млн сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән карарда белдерелә.

Документ буенча 2016 елда федераль бюджеттан РФ ның 81 субъектына 2,29 млрд сум күләмендәге субсидия инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтчән кешеләр төркеме өчен үтемле һәм уңайлы мохит тудыруга билгеләнгән.

Акча 2011-2020 елларга "Уңайлы мохит" дәүләт программасы кысаларында бирелә, аерым алганда, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү, өстәмә белем бирү оешмаларында инвалид балаларга сыйфатлы белем бирү, физик культура һәм спорт учреждениеләрен яраклаштыруга каралган.

2016 елда субсидияләр хисабына бөтен ил буенча 1600 өстенлекле объектны җиһазлап бетерү, инвалид балалар өчен 247 мәктәпне һәм 279 балалар бакчасын җайлаштыру, 44 спорт учреждениесенә финанс ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20